«Угол» иҗади лабораториясендә, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы һәм «Живой город» хәзерге сәнгатькә булышлык итү фондының уртак проекты кысаларында, «Булат батыр» (1928 ел) исемле татар тарихына багышланган беренче нәфис фильм күрсәтеләчәк.
«Булат батыр» фильмы беренче тапкыр 1928 елның 22 февралендә Казанда «Электра» кинотеатрында күрсәтелде.
Әдәби сценарий татар авторы Шакиров тарафыннан язылган. Фильмны төшергәндә режиссер ассистентлары булып булачак татар кинорежиссеры-документалисты Каюм Поздняков һәм операторы Мәҗитов катнашканнар.
Фильм 2016 елның 14 февралендә 18 сәгатьтә «Угол» иҗади лабораториясендә күрсәтеләчәк. Адрес: Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 25/39 нчы йорт. Керү түләүсез.
«Татарстан Республикасы архив хезмәте» сайтының Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге «Архив эшчәнлеге», «Архивның документлар составы», «Яңа кабул ителгән документлар», «Фәнни-белешмә аппараты», «Тематик мәгълүмат базалары», «Фәнни-белешмә китапханәсе» бүлекләренә архивның 2015 нче елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырылды.
2016 елның 1 февраленнән 5 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 452 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 229 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 157 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 336 архив белешмәсе әзерләнде.
2016 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең “Татарстан архив оешмаларының 2015 нче елгы эш нәтиҗәләре һәм 2016 нчы елга төп максатлары” темасына багышланган киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Ш. Халиков, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе А. Н. Артизов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәехразиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р. А. Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. А. Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р. И. Вәлиев, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе М. З. Шакиров, Россия архивчы тарихчылар җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге идарәсе рәисе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы И. Р. Таһиров, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының һәм Министрлар Кабинеты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, республиканың министрлык һәм ведомстволарның җитәкчеләре, республика һәм муниципаль архивларның мөдирләре, Баш архив идарәсе Иҗтимагый советы әгъзалары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Төрек һәм фарсы филологиясе профессоры Насрулла Мөбәшшир әт-Таразиның “Госманлы төрек телендә матур сөйләм, метрика һәм ритмика” исемле монографиясе (Каһирә, 2014) госманлы төрек стилистикасы һәм поэтикасының төрле аспектларын яктыртуга багышланган.
Саһир Рафигъның “Җитәкче Җәүһәр: Мисырда Фатыймилар дәүләтенә нигез салучы” исемле фәнни-популяр хезмәтендә (Каһирә, 2011) Х гасыр күренекле мөселман гаскәр башлыгы һәм дәүләт эшлеклесе, Каһирә шәһәренә һәм анда урнашкан “әл-Әзһәр” мәчетенә нигез салучы Җәүһәр әс-Сыйкыйллинең биографиясе яктыртыла.
Баш архив идарәсе «Игътибар! Эш-хезмәт документларын эзләү бара» дип аталган бүлекнең эчтәлеге яңаруы турында хәбәр итә. 2016 нчы елның 1 нче гыйнварына эшчәнлеген туктаткан 1070 оешманың эш-хезмәт документлары эзләнүдә санала. 2015 нче елда эшчәнлеген туктаткан 41 оешманың документлары табылу урыны ачыкланды һәм Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына, республиканың муниципаль архивларына саклануга кабул ителде, 9 оешманың документлары дәүләт һәм муниципаль архивларда саклану урыны ачыкланды.