2015 елда Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы тарафыннан дәүләт саклануына 50 саклау берәмлеге (1402 хисап берәмлеге) Татарстан Республикасы Архив фонды документы кабул ителде. 1994 елның 29 декабрендәге 77-ФЗ номерлы «Документларның мәҗбүри нөсхәсе турында» Федераль законы һәм 2005 елның 18 гыйнварындагы 5-ЗРТ номерлы «Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында» Татарстан Республикасы законы нигезендә архивка шулай ук аудиовизуаль продукциянең 1272 саклау берәмлеге (30400 хисап берәмлеге) мәҗбүри экземпляр буларак тапшырылды.
2015 елда Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында 1050 иҗтимагый-хокукый һәм тематик мөрәҗәгатькә җавап хәзерләнде. Шуларның 255 – хезмәт стажы, 196 – эш хакы күләме һәм 327 – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның әсирлектә булулары турында. Быел, 2014 ел белән чагыштырганда, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның әсирлектә булулары турында туганнарыннан килгән мөрәҗәгатьләр сизелерлек дәрәҗәдә артты.
2015 ел дәвамында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына 27775 саклау берәмлеге кабул ителде. Алар 49 фонд тәшкил итте.
Узган ел дәвамында архивка 22395 мөрәҗәгать итүче булды. Шулардан 4746 гражданга һәм юридик затка шәхси кабул итүдә һәм телефон буенча документларның саклану урыннары турында консультация бирелде. Иҗтимагый-хокукый характердагы 16358 мөрәҗәгатькә җавап хәзерләнде, шуларның 12690 уңай нәтиҗәле булды.
“VipNet Client” программа комплексы аша Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан иҗтимагый-хокукый характердагы 5688 мөрәҗәгать килде. Интернет челтәре буенча гражданнардан 1088 мөрәҗәгать килде.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Француз галиме Жан Дайеның «Имам әл-Кәвакиби. Динне дәүләттән аеру» исемле хезмәтендә (Лондон, 1988) гарәп халыклары берлеге идеологларыннан берсе, Сүрияле язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдрахман әл-Кәвакибинең (1849-1902) биографиясе һәм карашлары өйрәнелә. Монографиягә кушымта буларак әл-Кәвакибинең иҗтимагый эшчәнлегенә караган документлар һәм материаллар китерелә.2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы фондына 22278 нөсхә басма продукция керде, шуларның 2197 нөсхәсе – китаплар, 20081 нөсхәсе – журналлар, газеталар, сынлы сәнгать әсәрләре, ноталар, карталар.
Бүгенге көндә архивта 1899268 басма нөсхә саклана.
«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының чираттагы саны (2015 ел – № 3/4) дөнья күрде. Бу сан Татарстан АССР оешуының 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган. Башка мәкаләләрдә регионыбызның урта гасырлар, яңа һәм иң яңа чорлар тарихының төрле аспектлары өйрәнелә.
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы сәхифәсендә “Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы” библиографик күрсәткеченең 2015 нче елгы 3 нче санының интернет-версиясе урнаштырылды. Күрсәткеч төрле теманы яктырткан 6033 язманы үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Милли архивы фондларының Кыскача белешмәлеге (2010-2014 еллар) дөнья күрде. Басмада архивны яңа документлар белән туплау барышында, документларның секретлыгын бетерү, архив документларын исәптә тоту системасын камилләштерү, архив фондларының составы һәм күләме үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән мәгълүмат тәкъдим ителә.