Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов “Архив чыганакларында Олы Дала иленең тарихы” исемле халыкара конференциядә катнашты. Астана шәһәре дәүләт архивының 20 еллыгына багышланган бу чара 2015 елның 27 ноябрендә Казакъстан башкаласында узды. Конференциядә катнашучылар Казакъстан Республикасы тарихына караган документларны эзләп табу һәм файдалану, Астана шәһәре хакимлегенең (администрациясенең) электрон архивын булдыру, архив документларын саклауда яңа технологияләрдән файдалану мәсьәләләре турында фикер алыштылар. И. А. Мөстәкыймов Алтын Урда дәүләтенең көнчыгыш төбәкләре тарихы белән бәйле “XVI – XVIII гасыр Шәрык чыганакларында Урда-Ичән һәм аның нәселләре” темасына чыгыш ясады.
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә дәүләт эшлеклесе Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдиневнең тууына 90 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә хатлар, фоторәсемнәр, таныклыклар, мактау кәгазьләре һәм башка документлар тәкъдим ителә.
Түбән Кама шәhәренең 50 еллык юбилеена әзерлек чаралары уңаеннан Татарстан Республикасы дәүләт архивлары “Түбән Кама муниципаль районы” Башкарма комитетына шәһәр тарихына караган фото- һәм кинодокументларның копияләрен тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы Түбән Кама шәһәренең 1960-1970 нче елларындагы урам һәм бина фоторәсемнәренең электрон күчермәләрен бирде. Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы 1976 елда шәhәрнең 10 еллыгына багышлап Казан кинохроника студиясе тарафыннан төшерелгән “Түбән Кама шәhәре гербы” документаль фильмының нөсхәсен тапшырды.
Татбашархив тарафыннан элек бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакындагы күрсәтмәнең үтәлүен күзәтү максатыннан “Республика клиник туберкулезга каршы диспансер” Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау оешмасында планнан тыш документаль тикшерү үткәрелде. Аның барышында күрсәтмәнең үтәлгән булуы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә акт төзелде.
Татарстан Республикасы Милли архивында Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының Тарих фәннәрен һәм дөнья мәдәни мирасын өйрәнү югары мәктәбендә укучы студентларның архив практикасы үтә.
2015 елның 18 һәм 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли архивы Татарстан Милли китапханәсе оештырган Россия Милли китапханәсе көннәрендә катнашты. Чара кысаларында Милли архивның документларны реставрацияләү, копияләрен төшерү һәм төпләү лабораториясе хезмәткәрләре китапларны һәм кулъязмаларны саклау ысулларына өйрәтүче Татарстан Милли китапханәсе базасында оештырылган семинарда булдылар.
2015 елның 16 ноябреннән 20 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 421 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 210 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 137 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 304 архив белешмәсе әзерләнде.