ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә шагыйрь Хәсән Туфанның (1900-1981) тууына 115 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.

10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан алдан бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакында биргән күрсәтмәнең үтәлүен күзәтү максатыннан “Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге” дәүләт унитар предприятиесендә планнан тыш тикшерү үткәрелде. Күрсәтмәнең үтәлгән булуы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде.

9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның ноябрь аенда Татарстан Республикасы Милли архивына иҗтимагый-хокукый һәм тематик характерда 561 мөрәҗәгать керде, шул исәптән:

- язмача (факс буенча да) – 163;

- хосусый кабул итү барышында – 242;

- электрон рәвештә – 156 мөрәҗәгать.

Архив хезмәткәрләре тарафыннан 544 мөрәҗәгать үтәлгән.

Архив документларының барлыгы һәм саклану урыннары турында гражданнарга һәм оешмаларга 474 консультация бирелгән.

Архивның уку залында 42 файдаланучыга 2944 эш бирелгән.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 30 ноябреннән 4 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 407 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 177 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 171 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 332 архив белешмәсе әзерләнде.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 4 декабрендә Татбашархив каршындагы Фәнни-консультатив советның чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Милли архивы тарафыннан басмага әзерләнә торган «Казан губернасында XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башында суд системасы тарихыннан» исемле документлар җыентыгын хәзерләү барышы тикшерелде, Советның 2016 елга эш планы расланды, Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы тарафыннан Татарстан Республикасы архив оешмалары фәнни-нәшрият эшенең 2017 ел планына кертергә тәкъдим ителгән фәнни-популяр басмаларның концепцияләре һәм башка мәсьәләләр каралды.

3 декабрьдә Баш архив идарәсе җитәкчелеге Яшел Үзән һәм Югары Ослан муниципаль районнары Башкарма комитетлары архив бүлекләренең эшчәнлеге белән танышу максатыннан районнарга чыкты. Очрашуларда муниципаль архивлар үти торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада башкару, гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм сыйфатлы үтәү, архивларның күргәзмә эшен оештыру мәсьәләләре күтәрелде.


4
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 4 декабрендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 109 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм башка оешмаларның документлары бар.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге “Уку залы” бүлегенә “Читтән торып укучылар конференциясе үткәрү өчен Татарстан Республикасы Милли архивы уку залыннан файдаланучы анкетасы” урнаштырылды. Конференциядә катнашырга тәкъдим итәбез. 2015 елның 15 декабренә кадәр анкетаны тутырып, түбәндәге адрес буенча җибәрүегезне сорыйбыз (nart.archive@tatar.ru).

2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
1 декабрьдә Баш архив идарәсе җитәкчелеге Саба, Теләче һәм Питрәч муниципаль районнарының Башкарма комитеты архив бүлекләренең эшчәнлеге белән танышу максатыннан районнарга чыкты. Аерым игътибар архив технологияләренә: “Архив фонды” мәгълүматлар базасын, “Гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алу” программа комплексын алып баруга, Россия Пенсия фонды органнарының муниципаль архивлар белән электрон үзара бәйләнешенә юнәлдерелде. Очрашуларда муниципаль архивлар үти торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада тәкъдим итү, шулай ук гражданнардан авыллар тарихы буенча документлар ачыклау һәм саклауга кабул итү мәсьәләләре күтәрелде.

Татарстан Республикасы Милли архивында Россия ислам институтының “Теология” юнәлеше буенча укучы студентларның диплом алды архив практикасы уза. Практика барышында студентларга архив буенча экскурсия оештырылды. Шулай ук алар архивның фәнни-белешмә аппараты белән танышалар, архив документларын эзләү ысулларын өйрәнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International