ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татбашархив һәм Татарстан дәүләт архивлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре “Бүгенге архив: тормыш куйган мәсьләләр һәм аларны чишү” исемле Түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Әлеге чара он-лайн режимында Пермь крае Архив эшләре буенча агентлыгы тарафыннан оештырылган Пермь крае архивчыларының III Форумы кысаларында узды.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы сәхифәсендә «Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы» библиографик күрсәткеченең 2015 нче елгы 2 нче санының интернет-версиясе урнаштырылды. Күрсәткеч төрле теманы яктырткан 5641 язманы үз эченә ала.


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 469 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 179 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 210 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 190 архив белешмәсе әзерләнде.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 13 ноябрендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 74 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм башка оешмаларның документлары бар.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивының эшчәнлеге турында;
  • Татарстан Республикасы Милли архивында архив документларыннан файдалану электрон фонды булдыру һәм аны саклау, теркәү, куллану эшен оештыру турында;
  • дәүләт архивлары һәм “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналы редакциясенең нәшер итү эшчәнлеге турында;
  • Татарстан Республикасы Милли архивы документларына караган фәнни-белешмә аппаратны Интернет челтәренә урнаштыру турында.

12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе әйдәүче консультанты Г. Ф. Минҗанова Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегенә командировкага барып кайтты. Татбашархив хезмәткәре архив бүлегенең эшен оештыруда методик һәм гамәли ярдәм күрсәтте.

11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының “Архитектура мирасын торгызу һәм реставрацияләү” белгечлеген өйрәнүче студентлары шөгыльләнә. Алар “Казан шәһәренең социаль һәм мәдәни мохиты формалашуы”, “Бишбалта бистәсе”, “Казанда Руханилар семинариясе”, “Свияжск Богородица ирләр монастыре” һәм башка темалар буенча эшлиләр.

Студентлар Казан шәһәр управасы (ф. 98), Казан губерниясенең төзелеш һәм юл комиссиясе (ф. 408), Казан шәһәр идарәсе (ф. 2) фондлары документларыннан файдаланалар.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 2 ноябреннән 5 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 268 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 113 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 108 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 196 архив белешмәсе әзерләнде.

9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
“Киносодружество” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең уртак проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына Татарстанның күренекле шәхесләре белән әңгәмәләрнең видеоязмаларын саклауга тапшыру дәвам итә. Ноябрь аенда Татарстан АССРның атказанган химигы, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Г. Җ. Сәхапов һәм Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган хокук белгече К. Ф. Әмирев белән әңгәмәләрнең видеоязмалары тапшырылды.

5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татбашархив тарафыннан элек бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакындагы күрсәтмәнең үтәлүен күзәтү максатыннан “2 нче Республика клиник хастаханәсе” Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениясендә планнан тыш тикшерү үткәрелде. Аның барышында күрсәтмәнең үтәлгән булуы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә акт төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International