Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында Чуаш Республикасы Электрон hәм кинодокументлар дәүләт архивы директоры А. Г. Белов hәм архивның электрон hәм кинодокументларны саклау бүлеге җитәкчесе К. А. Алексеев булдылар. Татарстан һәм Чуашстан архивчылары аудиовизуаль материалларның мәҗбүри нөсхәсен кабул иткәндә яңа технологияләрдән файдалану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында дирекция утырышы узды. Утырышта архивның III квартал эш нәтиҗәләре, экстремизмга каршы чаралар республика айлыгын архивта уздыру йомгаклары, 2016 елга архивның эш планын әзерләү һәм башка мәсьәләләр каралды.
2015 елның 6 октябрендә Казан Ратушасында Халыкара архивлар советы Европа-Азия региональ бүлегенең (ЕВРАЗИКАның) XVIГомуми конференциясе узды. Чарада региональ бүлекнең 2013-2016 елларга эш планын гамәлгә ашыру барышы, ЕВРАЗИКАның белем бирү программасын гамәлгә ашыру,“Европа-Азия илләренең архив эшенә караган законнар” мәгълүмат базасын әзерләү һәм башка мәсьәләләр каралды. конференция эшендә Россия Федерациясе, Әрмәнстан, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Молдавия, Үзбәкстан, Польша, Финляндия архив хезмәтләре җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре катнашты.