ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 26 октябреннән 30 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 407 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 183 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 149 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 356 архив белешмәсе әзерләнде.

2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә Татарстан Республикасы министрлыклары, идарәчелекләре һәм җирле үзидарә органнарының мобилизация эше буенча белгечләре белән Инструктор-методик укулар үткәрелде. Укулар, 2014 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Минниханов тарафыннан расланган, 2015 елгы Татарстан Республикасы мобилизацион хәзерлек планы буенча үткәрелделәр.

30
октябрь, 2015 ел
җомга
Татбашархивның 2015 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Татар фәнни-тикшеренү авыл хуҗалыгы институты” Федераль дәүләт бюджет фәнни оешмасында тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. 

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе” сайтының “Халыкара һәм регионара хезмәттәшлек” бүлегендә “Регионара хезмәттәшлек турында килешүләр” бүлекчәсе ачылды. Бүлекчәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Россия Федерациясе регионнары архив хезмәтләре арасындагы хезмәттәшлек турында килешүләр урнаштырылды.


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.

Мисыр шикәр җитештерүчеләр җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән «Мисырда шикәр җитештерү тарихы» исемле китапта (Каһирә, 2009) урта гасырлар башыннан алып безнең көннәргә кадәр пирамида илендә шикәр җитештерү тарихы өйрәнелә.

            Габделмәҗид Абидинның “Хәбәшстан белән Гарәбстан арасында” исемле хезмәтендә (Каһирә, 2015) борынгыдан алып 20 нче гасыр башына кадәр гарәпләр белән Хәбәшстан арасындагы элемтәләр тарихы тикшерелә. Китапның аерым бер бүлеге хәбәшстан мәдәниятенең гарәп мәдәниятенә булган тәэсирен өйрәнүгә багышланган.


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 19 октябреннән 23 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 344 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 167 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 112 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 278 архив белешмәсе әзерләнде.

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына Россия дәүләт кинофотодокументлар архивыннан Татарстан АССР тарихына караган документ копияләре алынды. Хроника кадрлары республиканың 1920-30 нчы, 1950-70 нче елларындагы сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышын чагылдыра.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
2014 елның 23 декабрендә узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясе карары нигезендә 2015 елның 19-21 октябрендә Татбашархив тарафыннан Татарстан Республикасы Милли архивында тематик тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышында каралачак.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 21 октябрендә Буа шәһәрендә, Татарстан Республикасы Архив фонды документлары сакланышын тәэмин итүгә багышланган, Яшел Үзән зонасы архивистларының Зона методик советы семинары булып узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Буа муниципаль районы башкарма комитеты белән бергә оештырылган семинарда Баш архив идарәсе башлыгы Д.И. Ибраһимов, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф. Даутов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова, Буа шәһәрендәге Россия Федерациясе Пенсия фонды районара идарәсе башлыгы Р. Г. Җәләлов, Баш архив идарәсе вәкилләре, Казан, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Саба һәм Тәтеш муниципаль архивлары башлыклары катнашты.

21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе” сайтының “Матбугат хезмәте” бүлегендәге “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыгышлары, мәкаләләре һәм интервьюлары” бүлекчәсенә Татбашархив җитәкчесе урынбасары Р. А. Шәйхетдинованың “Бүгенге шартларда дәүләт архивлары документларының сер булуын бетерү проблемалары турында” дип аталган чыгышы урнаштырылды. Чыгыш 2015 елның 9-10 сентябрендә Саранск шәһәрендә үткән Идел буе федераль округы архив оешмаларының Фәнни-методик советы утырышында ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International