ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 29 сентябреннән 2 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 347 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 191 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 97 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 348 архив белешмәсе әзерләнде.

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивлары хезмәткәрләре “Урман утырту көне” исемле табигать саклау чарасында катнаштылар. Архивчылар Биектау урманчылык участогының урман фондында Кадышево бистәсендә агачлар утырттылар.


2
октябрь, 2015 ел
җомга
2015 елның 1 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә һәм республиканың дәүләт архивларында өлкә ветераннары белән очрашулар узды. Мондый очрашулар күптән традициягә әверелде. Күпьеллык намуслы хезмәтләре белән алар яшь архивчылар арасында абруй казандылар. Архив ветераннарының югары әхлакый идеаллары һәм киләчәккә оптимистик карашлары яшьләр өчен иң яхшы үрнәк булып тора.
2015 елның өченче кварталында Татарстан Республикасы муниципаль архивларына гражданнар һәм оешмалардан 22987 гариза керде. Шул исәптән Россия Пенсия фонды бүлекчәләреннән электрон формада документлар әйләнеше каналы аша 5881, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәге филиаллары аша 1876 гариза кабул ителде. Татарстан Республикасы муниципаль архивлары тарафыннан 21796 җавап хәзерләнде.
2015 елның 1 октябрендә Ачык ишекләр көне кысаларында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына Казан дәүләт энергетика университетының I курс студентлары килделәр. Алар архив эшчәнлегенең төп юнәлешләре, архив документларын саклау системасы, кирәкле мәгълүмат эзләп табу методикасы белән таныштылар, архивсаклагычны карадылар. Архив хезмәткәрләре кунакларга «Архив фонды 4» программа комплексында һәм электрон формада документлар әйләнеше системасында эшләү тәртибен күрсәттеләр.

1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта 2015 елның I яртысында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан үткәрелгән “Татарстанда яшәүчеләрнең коррупция турында фикерен өйрәнү” социологик тикшеренүе нәтиҗәләре, 2015 елның III кварталында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизаларын үткәрелүе торышы, 2015 елның III кварталында бюджет акчаларын тоту, дәүләт заказын урнаштыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 29 сентябрендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 42 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм башка оешмаларның документлары бар.

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 21 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 294 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 129 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 92 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 171 архив белешмәсе әзерләнде.

28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 1 октябрендә Өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивында (Казан ш., 8 Март ур., 5а йорт) “Ачык ишекләр көне” узачак. Көндезге сәгать 2 дән кичке сәгать 5 кә кадәр архивның тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге белән кызыксынучыларны архивыбызда көтәбез. Кунаклар документларның саклануы һәм реставрацияләнүе белән танышачак, Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, архивка саклануга алына торган документлар турында мәгълүмат алачак. “Ачык ишекләр көне” турында тулырак мәгълүмат белән 279-41-39 телефоныннан танышырга мөмкин.
2015 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивлары хезмәткәрләре, Казанда Бөтенроссия чабыш көне “Милләт кроссы – 2015” кысаларында үткәрелгән “Татарстан кроссы – 2015” исемле массакүләм ярышта катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International