Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов, Татбашархив җитәкчесе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова һәм Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов Идел буе федераль округы архив оешмаларының фәнни-методик советы эшендә катнаштылар. Фәнни-методик совет утырышы 2015 елның 9-10 сентябрендә Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәрендә үтте. Татарстан архивчыларыннан Р. Ә. Шәйхетдинова «Бүгенге шартларда дәүләт архивлары документларының секретлыгын бетерү проблемалары турында» дигән темага доклад ясады. Р. Ә. Шәйхетдинова шулай ук «Фәнни һәм иҗтимагый советларның беренче этаптагы эшчәнлекләре анализы» түгәрәк өстәлендә Татбашархив каршындагы Иҗтимагый совет эшчәнлеге тәҗрибәсе турында сөйләде.
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә тарих фәннәре докторы, Татарстан АССР һәм Россия Федерациясе атказанган мәдәният хезмәткәре, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, 1993-2005 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе, 1995-2013 елларда “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналы баш редакторы булган Дамир Рәүф улы Шәрәфетдиновның тууына 75 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.