2015 елның 4 сентябрендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 77 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары суды һәм башка оешмаларның документлары бар.
2015 елның 30 августында “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясенең “Яңалыклар” программасында Татарстан Республикасы көненә һәм спорт традицияләребезгә багышланган радиосюжет яңгырады. Татарстан Республикасы Милли архивының фәнни мәгълүмат һәм документлардан файдалану бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Л. О. Кузнецова архивта сакланучы фотодокументларның бай коллекциясе турында сөйләде. Анда Ворошилов укчылары, “морж” бәйрәмнәрендә төшерелгән фотолардан алып Татарстаннан чыккан дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионнары рәсемнәренә кадәр фотодокументлар бар.