ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 11 октябрендә Татбашархив һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивлары хезмәткәрләре “Урман утырту көне” дигән табигать саклау чарасында катнаштылар. Архивчылар Биектау урманчылык участогының урман фондында агачлар утырттылар.

10
октябрь, 2014 ел
җомга

Татбашархивның 2014 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау оешмасы “Республика клиник туберкулезга каршы диспансер”да планлы тикшерү үткәрелде.


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы тарафыннан Татарстан Республикасы Милли музее мөрәҗәгате буенча 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль интернет-музей булдыру өчен 82 архив документы копиясе бирелде.


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында узган дирекция утырышында III квартал эш нәтиҗәләре һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган документлар җыентыгын әзерләүнең барышы тикшерелде.


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 29 сентябреннән 03 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 248 мөрәҗәгать кабул ителде.

2014 елның өч кварталында Татарстан Җөмһүриятенең муниципаль архивларына гражданнар һәм оешмалардан 76886 гариза керде. Шул исәптән, Россия Пенсия фонды бүлекчәләреннән электрон формада документлар әйләнеше каналы аша - 22699, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәге аша 6344 гариза кабул ителде. 71569 мөрәҗәгать итүче җавап алды.


3
октябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 1-2 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Чит ил архивларында татар тарихы һәм мәдәниятенә караган документлар” халыкара конференциясе үтте.


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан архив ветераннары белән очрашу үтте. Өлкән буын вәкилләре эшләгән еллары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татбашархивның 2014 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәүлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 22 сентябреннән 26 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 262 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 159 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 69 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 231 архив белешмәсе әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International