2014 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраhимов hәм Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов Россия дәүләт фонодокументлар архивында (РГАФД) булдылар.
Конференция Россия Федерациясендә мәдәният елына туры китереп дәүләт архив хезмәтенә 100-еллыгына әзерләнү кысаларында эшләнде.
2014 елның 26 сентябрендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 51 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм описьләре каралды, шулар арасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ААҖ “Казан ярминкәсе” , ААҖ “Татнефть” һәм башка оешмаларның документлары бар.
Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы Татарстан Республикасы кинематографистлар союзына КАМАЗның 45 еллыгына багышланган “КАМАЗ: еллар кичкәч очрашу” фестивальне оештыру өчен 1970 нче елларга караган архив кинодокументларын – “Это КАМАЗ” документаль фильмын hәм “На Волге широкой” киножурналының махсус чыгарылышларын бирде. Алар автогигантның төзелеше hәм беренче адымнары турында хикәяли.
2014 елның 15 сентябреннән 19 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 282 мөрәҗәгать кабул ителде.
Татарстан Республикасы Милли архивы Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 200 ел тулу уңаеннан интернет-күргәзмә әзерләнде. Архив документлары М.Ю.Лермонтовның XX гасырда Казан уку йортларындагы иҗатын өйрәнү һәм 1914 елда тууына 100-еллык юбилеен бәйрәм итү турында сөйли.
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә прозаик һәм драматург Шамил Җиһанша улы Рәкыйповның тууына ң тууына 85 ел тулу уңае белән архив документлары күргәзмәсе урнаштырылды.
2014 елның 21 сентябрендә Татбашархив һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивлары хезмәткәрләре, Казанда Бөтенроссия чабыш көне “Милләт кроссы – 2014” кысаларында үткәрелгән “Татарстан кроссы – 2014” исемле массакүләм ярышта катнаштылар.