ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

«Комсомольская правда» нәшрият йорты Бөтенроссия изгеләре-Казан Изге Ана иконасы» документаль фильмын төшерү өстендә эшли.Тасма Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов ярдәмендә, федераль телеканалларда күрсәтү өчен төшерелә.


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 13 октябреннән 17 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 363 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 184 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 118 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 319 архив белешмәсе әзерләнде.


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы сәхифәсендә “Татарстан Республикасы Матбугат елъязмасы” библиографик күрсәткеченең 2014 нче елгы 2 нче саны урнаштырылды.

Татарстан архивчылары Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ярдәме белән Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия тарих җәмгыяте, Беренче дөнья сугышы тарихчыларының Россия ассоциациясе тарафыннан оештырылган «1914-1918 еллар Бөек сугышы: Россия, Аурупа һәм мөселман дөньясы» халыкара фәнни форумда катнаштылар. Пленар утырышны Казан федераль университеты ректоры И. Р. Гафуров ачып җибәрде.


17
октябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 17 октябрендә Татбашархивта Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивының аеруча кыйммәткә ия hәм киң файдаланылган кинодокументларын цифрлаштыру проекты презентациясе үтте. Бу проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе белән берлектә әзерләнде.

2014 елның 17 октябрендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 35 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм описьләре каралды, шулар арасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Республика клиника хастаханәсе һәм башка оешмаларның документлары бар.


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан «Казанская губерния в период Первой мировой войны» исемле документлар һәм материаллар җыентыгы нәшер ителде.


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегендә КамАЗның 45 еллыгына багышланган фотодокументлар күргәзмәсе урнаштырылды.


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов 2014 елның 7-10 октябрендә Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча совет утырышында катнашты. Утырыш Санкт-Петербург шәһәрендә узды. Советта катнашучылар архив эше белән бәйле мәгълүматны Интернет челтәрендә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

2014 елның 07 октябреннән 10 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 334 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 143 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 145 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 199 архив белешмәсе әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International