ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры В. Г. Хәмидуллина, Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы директоры Ә. Р. Закирова һәм Татарстан Республикасы Милли архивы фондларының баш саклаучысы Н. С. Горицкая Идел буе федераль округы архив учреждениеләренең фәнни-методик советы эшендә катнашты.


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Дөбьяз районының “Колхозчы” һәм Биектау районының “Ленинский путь” газеталарында 1940 нчы елларда басылган материалларны өйрәнү максаты белән Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивында ТР Биектау районы Төбәкне өйрәнү музее директоры Б. С. Шиһабетдинов булды.

 


17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

“Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналының чираттагы чыгарылышы (2014 нче елгы 1/2 нче саны) “Научная электронная библиотека” сайтында (http://elibrary.ru) урнаштырылды һәм Фәнни файдалану Россия индексы (РИНЦ) системасына кертелде.


16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 08 сентябреннән 12 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 354 мөрәҗәгать кабул ителде.


15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы «Экстремизму – Нет» айлыгы кысаларында «Без халыклар дуслыгы өчен» фотодокументлар интернет-күгәзмәсе әзерләнде.


12
сентябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиясенең утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

“Архивная служба Республики Татарстан” сайтының ТР Дәүләт матбугат архивы сәхифәсендә “Экстремизмга – Юк!” темасына кагылышлы китаплар һәм газета-журналларда басылган мәкаләләрнең библиографик күрсәткече урнаштырылды. Күрсәткеч 100 язманы үз эченә ала.


11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының бишенче курс студентлары  архив практикасын уза башлады.


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивында «Экстремизму – Нет» айлыгы кысаларында лекция үткәрелде.
Татарстан Республикасы Милли архивы хезмәткәрләре белән «Хәзерге заман террорга каршы көрәшне оештыру» темасына дәрес үткәрелде. Анда террорның төрләре, методлары, терроризмга каршы торуның системасын оештыру, терроризм белән көрәшкә караган сораулар каралды.

“Загородный клуб”, “Мир скидок. Казань”, “Адресатъ. Азнакаево”, “Адресатъ. Альметьевск”, “Справедливая Россия. Татарстан”, “Мельница”, “Эдельвейс ТВ”, “Рекламный вестник” күптиражлы газета һәм журналларын тикшерү һәм күзәтү максатыннан ТР Дәүләт матбугат архивында Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе хезмәткәрләре булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International