Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан «История комсомола Татарстана в документах Центрального государственного архива историко-политической документации Республики Татарстан» исемле документлар һәм материаллар җыентыгы нәшер ителде. Китап Татарстан комсомол оешмасының 1919 елда оешуыннан башлап 1991 елда эшчәнлеген туктатканга кадәр тарихын яктырта.
“Татарстан Җөмһүрияте архив хезмәте” сайтында «Татарстан тарихы Татарстан Җөмһүрияте муниципаль архивлары документларында» документаль күргәзмәсе урнаштырылган.
2014 елның 14 июленнән 18 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 296 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 146 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 78 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 278 архив белешмәсе әзерләнде.
Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивы консервацион-профилактик эшкәртү узган кинодокументларны Себер тракты, 27нче йортта урнашкан яңа саклану урынына күчерүне дәвам итә. Хәзерге вакытка 1 500 дән артык саклану берәмлеге күчерелде.
Татарстан Җөмһүриятенең архив хезмәте сайтында ТҖ Милли архив битендә Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100-ел булуга багышланган документлар күргәзмәсе урнаштырылган.
“Татарстан Республикасы Матбугат елъязмасы” библиографик күрсәткеченең 2014нче елгы 1нче саны дөнья күрде. Күрсәткеч төрле теманы яктырткан 5455 язманы үз эченә алган.
2014 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Киров өлкәсе Архив эшләре идарәсе тарафыннан дәүләт контролен үтәгәндә юридик шәхесләрнең һәм аерым эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында законнарны үтәү кысаларында архив эшендә законнарның үтәлүе буенча контроль оештыру мәсьәләләренә багышланган берләштерелгән видеоконференция үткәрелде.
Россия Федерациясе Икътисад үсеше министрлыгы сайтының “Мониторинг” информацион системасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан 2014 елның гыйнвар-июнь айлары өчен федераль статистик күзәтү № 1-контроль “Дәүләт контролен (күзәтүен) һәм муниципаль контролен үтәү турында мәгълүмат” статистик мәгълүматлар урнаштырылды.
2014 елның 07 июльнән 11 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 304 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 153 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 113 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 243 архив белешмәсе әзерләнде.