30 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 10 июнендәге 1329-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә кулъязмаларын һәм сирәк китапларын ачыклау һәм аларны аеруча кыйммәтле документларга кертү һәм исәпкә кую буенча чаралар планын (2023-2027 еллар) гамәләгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Минҗановадан, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең генеалогик соратуларны башкару бүлеге башлыгы Лилия Назыйповадан гыйбарәт эшче төркем әгъзалары Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә XVII гасыр - ХХ гасыр башы татар мәгърифәтчеләренең кулъязмаларына экспертиза үткәрде.
2025 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының (ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты) конференцияләр залында Россия Федерациясе төбәкләре белән видео-конференц-элемтә режимында «Регионара хезмәттәшлек: архив тармагын популярлаштыру проектларын гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклашу» темасына түгәрәк өстәл утырышы булды. Утырышта Ленинград, Орел һәм Брянск өлкәләре, Дагыстан Республикасы, Ингушетия, Чечня һәм Карачай-Черкес республикалары, шулай ук Севастополь шәһәре архивчылары катнашты.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ базасында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының 23 авыл җирлеге җирле үзидарә органнары архивы өчен җаваплы затлар белән архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрде.
2025 елның 27 гыйнварында Идарә университеты (ТИСБИ) базасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты видео-конференция форматында Ленинградны блокададан тулысынча азат итүнең 81 еллыгына багышланган төбәкара тарихи-архив конференциясен оештырды.
2025 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” ДБУ базасында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары архивы өчен җаваплы затлар белән архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар уздырды.
2025 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” ДБУ базасында Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары архивы өчен җаваплы затлар белән архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрде.
2025 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” ДБУ базасында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары архивы өчен җаваплы затлар белән архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрде.
2024 елның 7 декабрендә республика башкарма хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын гавами билгеләү һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле буенча тавыш бирү тәмамлана.
2024 елның 18 октябрендә ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый советы утырышы булды. Утырыш республиканың архив тармагын 2030 елга кадәр үстерү стратегиясе турында фикер алышуга багышланган иде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "2036 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә архив эшен үстерү стратегиясен" иҗтимагый фикер алышу өчен бастырып чыгара.