“Татарстан Республикасы архивлары” порталына бөек рус язучысы, дөнья әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.
2018 елның 25 нче маенда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы архив хезмәте делегациясе Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова җитәкчелегендә Идел буе федераль округы архив оешмаларының Фәнни-методик советы утырышында һәм "Идел буе федераль округының дәүләт һәм муниципаль архив оешмалары белгечләрен әзерләү һәм һөнәри яңадан әзерләү проблемалары" семинар-киңәшмәсендә катнашты.
“Татарстан Республикасы архивлары” порталына тарихчы, Казан Император университеты профессоры С. М. Шпилевскийның тууына 185 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә.
2018 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт архивы “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында Җиңү көненә багышланган “Сугышның үлемсез сүзләре” дип аталган чара үткәрде.
11 нче майда Татарстан Республикасы архив хезмәте делегациясе Россия һәм Түбән Новгород өлкәсе дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова Болгар шәһәрендә Спас муниципаль районының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы чараларында катнашты.
2018 елның 8 маенда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара кысаларында “Бөек Ватан сугышы елларында мәдәният” күргәзмәсе һәм республиканың районнарында һәм шәһәрләрендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында үткәрелгән “Сугыш чоры хатлары.
“Татарстан Республикасы архивлары” порталында “Тарихи хәтер (мәдәният һәм архитектура ядкарьләре)” бүлеге тулыландырылды. Бүлектә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы Мария исемендәге Казан хатын-кызлар гимназиясе тарихын чагылдырган документлар урнаштырылды.
2018 елның 4 нче маенда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.