ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналы (2016 елның 1/2 һәм 3/4 саннары) «Научная электронная библиотека» сайтында (http://elibrary.ru/contents.asp?titleid=32899) урнаштырылды һәм Россия фәнни файдалану индексы (РИНЦ) системасына кертелде.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтында фәлсәфә, психология, сәясәт, тарих, әдәбият, дин, икътисад һәм башка темаларны яктыртучы 5401 язманы үз эченә алган  “Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы” библиографик күрсәткеченең 2016 нчы елгы 3 нче санының интернет-версиясе урнаштырылды.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтына Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимев) тууына 105 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә шагыйрьнең тормышы һәм эшчәнлеге турында документлар тәкъдим ителә. Алар арасында шагыйрьнең автобиографиясе, хатлары, фоторәсемнәре, характеристикасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында сакланучы башка документлар бар.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 8 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-агарту проекты кысаларында “Минем шәҗәрәм” исемле Республика балалар конкурсы узачак.

Конкурс Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм “Татармультфильм” берләшмәсе тарафыннан үткәрелә. Бәйгедә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала. Гаилә шәҗәрәсен өйрәнү һәм төзү аша яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү конкурсның максаты булып тора.

Әзер проектларны һәм иҗади эшләрне укучылар 2017 елның 8 гыйнварына кадәр тапшырырга тиеш. Эшләрне республика архивчылары һәм һәм Татар Балалар Нәшрияты мөхәррирләре кергән жюри бәяләячәк. Конкурс эшләре тикшеренү тирәнлекләренә, гамәли материалларның булуына һәм аларның дөреслекләренә күрә бәяләнәчәк. Генеалогик проектларны презентация, реферат, альбом, елъязма һәм видеофильмнар рәвешендә тапшырылырга мөмкин.

“Минем шәҗәрә” конкурсы нәтиҗәләре 2017 елның 16 гыйнварында ясалачак. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивына экскурсия белән бүләкләнәчәк.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының чираттагы саны (2016 ел – № 3/4) дөнья күрде. Бу санда Россия киносы елына, Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивының 90-еллыгына, Чистай шәһәре тарихына, император Александр II һәм аның гаиләсенең Кырымда булуына һәм башка темаларга багышланган мәкаләләр тәкъдим ителә.

2016 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры урынбасары С. Н. Горохов, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы аудивизуаль документларга техник контроль үткәрү бүлеге җитәкчесе И. И. Карманов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы  аудиовизуаль документларны исәпкә алу, сакланышларын тәэмин итү һәм файдалану бүлеге җитәкчесе Чебоксар шәһәрендә үткән “Аудиовизуаль мирас” исемле Төбәкара түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар. Түгәрәк өстәлнең төп темасы аудиовизуаль мирасны формалаштыруда һәм саклауда оешмаларның (архив, китапханә, музей) тәҗрибәсен уртаклашудан гыйбарәт иде. С. Н. Горохов “Мәгълүмат сакланышын тәэмин итүдә заманча технологияләр” темасына чыгыш ясады.


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Заманыбыз Геройлары” проекты кысаларында Ватан Геройлары көне алдыннан в Контакте һәм instagram интернет-аккаунтларда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге белән берлектә “Геройлар хатлары” интернет-эстафетасы башланды. Акция безнең ватандашлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар хатлары аша тарихны өйрәнүгә юнәлдерелгән. Интернет-аккаунтларда Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы хатлар урнаштырыла.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 2 нче декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:

– Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Татарстан Республикасы Казначылык департаменты, Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, эш башкару күрсәтмәсе, документларны хисапка алу исемлекләре каралды;

– Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль архивының оешма-чыганаклары  исемлеге каралды.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтына Казан синтетик каучук заводы төзелә башлауга 85 ел тулуга багышланган документаль интернет-күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә завод төзелеше этапларын, завод тарафыннан җитештерү планнарын үтәү, кадрлар әзерләү, стахановчылар хәрәкәтен үстерү мәсьәләләрен, Бөек Ватан сугышы елларында завод эшчәнлеген чагылдырган документлар һәм басмалар тәкъдим ителә. Алар арасында синтетик каучук заводын проектлаштыру комиссиясенең чимал төркеме утырышы протоколы, иң яхшы стахановчыларның исемлеге, заводның 1937 ел өчен эш күрсәткечләре, Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм фронтовиклар гаиләләренә 1944 елның 1 августыннан 15 августына кадәр күрсәтелгән ярдәм турында завод администрациясенең хисабы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында сакланучы башка документлар бар.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 22-26 ноябрендә Кырым Республикасы Дәүләт архив хезмәте башлыгы О. В. Лобов, Кырым Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең мәгълүмати тәэминат, документлардан файдалануны оештыру, иҗтимагый һәм төбәкара элемтәләр бүлеге мөдире П. П. Розанов, Кырым Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең хокукый тәэминат, дәүләт граждан хезмәте, кадрлар эше һәм коррупциягә каршы тору бүлеге мөдире Р. Ш. Амәдиев, Кырым Республикасы Дәүләт архивы директоры Л. С. Соботинская, Кырым Республикасы Бакчасарай районы хакимияте архив бүлеге (муниципаль архив) башлыгы Л. Н. Смирнова Татарстан Республикасына килделәр. Кырым архивчылары Алабуга шәһәрендә үткән “Татарстан Республикасы архив эшенең актуаль проблемалары” семинар-киңәшмәсендә катнаштылар, Татарстан Республикасы Дәүләт архивында булдылар, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Россия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе әгъзалары белән түгәрәк өстәл утырышы үткәрделәр, Татарстан һәм Кырым архивчылары арасында хезмәттәшлек үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International