2016 елның 14 мартыннан 18 мартына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 521 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 278 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 195 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 451 архив белешмәсе әзерләнде.
Гумбольдт исемендәге Берлин университеты аспиранты Йохен Крюгер Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында сакланучы документлар белән эшли. Аның фәнни хезмәте 1952-1966 нчы елларда Советлар Союзы Коммунистлар партиясендә үткәрелгән реформаларны өйрәнүгә багышланган (Татарстан АССР мисалында).
«Татарстан Республикасы Архив хезмәте» сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге «Күргәзмәләр» бүлегенә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, мәгърифәтче, мөгаллим Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) тууына 165 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.
Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы «Татар теле тарихы: XX гасыр» дип аталган күргәзмә хәзерләүдә катнаштылар. Күргәзмә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда 2016 елның 17 мартында ачылды. Татарстан Республикасы дәүләт архивлары тарафыннан ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты, ТАССРның Халык Комиссарлары Советы карарлары, ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы, ТАССРның Халык Комиссарлары Советы Президиумы, ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты Секретариаты утырышлары беркетмәләре, рәсми язулар, фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Документлар Совет хакимиятенең беренче елларыннан алып 1990 нчы еллар ахырына кадәр татар теленең үсешен һәм кулланылышын хокукый тәэмин итү процессы белән танышырга мөмкинлек бирәләр.
Татарстан Республикасы Милли архивы хезмәткәрләре «Татарстан радиосы» өчен җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог, нашир Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 165 ел тулуга багышланган «Архивларга күз салыйк» радиотапшыруын әзерләүдә катнашты .
Радиотыңлаучылар И. Гаспринскийның кызы – җәмәгать эшлеклесе Шәфика Гаспринскаяның шәхси фондында сакланучы 1906 – 1921 елларга караган документлар белән таныштылар. Ул чыганаклар архивка 1998 елда Төркиядәге Әхмәтвәли Мәңгәр хәйрия фонды тарафыннан тапшырылды.
2016 елның 9 мартыннан 12 мартына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 344 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 106 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 189 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 245 архив белешмәсе әзерләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан алдан бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлүен күзәтү максатыннан «ТИСБИ» Идарә университеты» Югары белем бирү оешмасында һәм «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика стоматология сырхауханәсе» Сәламәтлек саклау дәүләт автоном оешмасында планнан тыш тикшерүләр үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү актлары төзелде.