ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның мартында ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Казан акушер-гинекологлар мәктәбенә нигез салучы В. С. Груздев фондына яңа шәхси документлар кабул ителде. Документлар Милли архивка медицина фәннәре докторы, профессор Л. А. Козлов тарафыннан бушлай тапшырылды. Алар арасында – 1902-1904 еллар өчен акушерлык һәм хатын-кызлар авырулары профессоры В. С. Груздевның амбулатория журналы, 1899-1900 еллар өчен акушерлык-гинекология клиникасының стационар авырулар журналы, «Профессор Викторин Сергеевич Груздевның  табиблык-гыйльми эшчәнлегенә 25 ел тулуга аның укучылары багышлаган акушерлык һәм гинекология буенча хезмәтләр җыентыгы» (Петроград, 1917-1923), В. С. Груздевның «Гинекология. Студентлар һәм табиблар өчен кулланма» китабы (Казан, 1922), фотодокументлар.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе
2016 елның 29 февраленнән 4 мартына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 421 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 225 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 132 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 347 архив белешмәсе әзерләнде.

4
март, 2016 ел
җомга

2016 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

–  Татарстан Республикасында 2016 елга архив эшенең төп үсеш юнәлешләре турында;

–  Татарстан Республикасы дәүләт архивлары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйсез бәя бирү критерийлары системасын булдыру турында.

2016 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе И. Х. Әюпова, җитәкче урынбасары Р. А. Шәйхетдинова, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре буенча комитетка барып кайттылар. Татарстан архивчылары һәм Комитет рәисе Н. В. Тойкина, рәис урынбасарлары Ю. С. Красноперов, С. В. Чучалов  архив хезмәтенең хокукый җәһәттән тәэмин итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, һөнәри хезмәттәшлекне  үстерү юллары турында фикер алыштылар. Очрашу барышында С. Н. Горохов «Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивының виртуаль уку залы» порталын тәкъдим итте.

Татарстанлылар шулай ук Удмуртия Республикасы Үзәк дәүләт архивы һәм Удмуртия Республикасы Иҗтимагый-хокукый документлар дәүләт архивында булдылар. Архив директорлары Н. А. Красильникова һәм Н. В. Василечко белән информацион технологияләрне гамәлгә кертү, документлар сакланышын тәэмин итү һәм архив документларыннан файдалану мәсьәләләре турында сөйләштеләр.


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе
2016 елның 1 нче мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән “Видимакс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Мәскәү) тарафыннан берлектә хәзерләнгән “Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивының виртуаль уку залы” (https://tatarch.vidimax.ru/) инновацион проекты гамәлгә куелды. Интернет-порталда архивның кино-, видеодокументлары, аларга фәнни-белешмә аппараты (монтаж битләре, кыскача аңлатмалар) урнаштырылган, кулланучы тарафыннан документларны эзләп табу функциясе каралган. Кулланучыларга архив фондлары белән танышуны җиңеләйтү, аларга автоматизацияләнгән күптөрле сервислар тәкъдим итү, түләүле онлайн-хезмәт күрсәтү порталның төп максаты булып тора. Проект тикшеренүчеләрнең, кино, радио һәм телевидение өлкәсендә эшләүчеләрнең һәм туган як тарихы белән кызыксынучыларның мәнфәгатьләрен күздә тотып хәзерләнде.

2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының “Тарих” һәм “Педагогик белем бирү” белгечлекләре буенча укучы икенче һәм өченче курс студентлары  архив  практикасын  үтәләр. Студентларга архив тарихы һәм эшчәнлеге турында лекция укылды, таныштыру экскурсиясе уздырылды. Практика барышында булачак тарихчылар архив документлары һәм белешмәләр белән эшләү күнекмәләрен алачаклар.

Татарстан Республикасы Милли архивында дирекциясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

архив саклагычларында сакланучы Татарстан Республикасы Архив фонды документларының сакланышын тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрү;

–  архив документларын реставрацияләү эшенең торышы.


1
март, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 20 февраленнән 26 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 418 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 145 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 205 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 383 архив белешмәсе әзерләнде.


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

«Планнар һәм программалар» бүлегендәге «Татарстан Республикасы архив оешмаларының еллык эш нәтиҗәләре» бүлекчәсенә Татарстан Республикасында 2015 елда архив эшенең төп юнәлешләре үсешен гамәлгә ашыру турында хисап урнаштырылды.


26
февраль, 2016 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы Россия киносы елына багышланган «Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга» дип аталган күргәзмә хәзерләүдә катнаштылар. Күргәзмә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында 2016 елның 25 февралендә ачылды. Татарстан Республикасы дәүләт архивлары тарафыннан фоторәсемнәр, революциягә кадәр һәм совет чоры «Пассаж», «Пате», «Олимп», «Палас», «Электра», «Унион» кинотеатрларының афишалары, документаль фильмнарның монтаж битләре, 1942 нче елда чыккан «Дружба народов» киножурналы һәм башка документлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International