ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе карш

2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта массакүләм мәгълүмат чараларында (шул исәптән Интернет челтәрендә), гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе вазифалары даирәсендә хезмәт итүчеләрнең эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турындагы мәгълүматның мониторингы; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә 2015 елның IV кварталында норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизаларын үткәрү эшенең торышы; 2015 елның IV кварталында бюджет акчаларын тоту һәм дәүләт заказын урнаштыру; 2015 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.

ындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта массакүләм мәгълүмат чараларында (шул исәптән Интернет челтәрендә), гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе вазифалары даирәсендә хезмәт итүчеләрнең эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турындагы мәгълүматның мониторингы; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә 2015 елның IV кварталында норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизаларын үткәрү эшенең торышы; 2015 елның IV кварталында бюджет акчаларын тоту һәм дәүләт заказын урнаштыру; 2015 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль җурналының яңа сайты эшли башлады.  http://www.echoofcenturies.ru адресы буенча урнаштырылган сайтта журнал саннары архивы, редакцион коллегия составы, журналга язылу тәртибе һәм башка мәгълүмат тәкъдим ителә. Сайтның инглиз телендәге сәхифәсе дә бар.

23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Тәтеш муниципаль районында архив эше торышы: тәҗрибә һәм үсеш перспективалары;
  • Татарстан Республикасы Архив фонды документларын һәм Татарстан Республикасы муниципаль архивларында башка архив документларын исәптә тотуның торышы;

22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 14 декабреннән 18 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 468 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 212 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 178 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 323 архив белешмәсе әзерләнде.

21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларның 166 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм башка оешмаларның документлары бар.

18
декабрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының Милли архивында Казан православ рухани семинария студентларына экскурсия үткәрелде. Семинаристлар архивның уникаль һәм аеруча кыйммәткә ия булган документлары – тарих, әдәбият, медицина, дин тарихы буенча рус, гарәп, монгол, француз, грек һәм башка телләрдәге кулъязма һәйкәлләре белән таныштылар. Документлар арасында – гарәп теле грамматикасы буенча Әбү Бишер Сибәвәйһи хезмәтенең XII-XIII гасыр башына караган күчермәсе, патша Иван IVнең Зөя каласындагы Богородица монастыре архимандриты Германга 1555 елда биргән ярлыкаш грамотасы, император Павел I тарафыннан генерал-адъюнкт Абрам һәм флигель-адъютант Богдан Боратынскийларга Тамбов һәм Смоленск губерналарындагы утарларга милек хокукы биргән 1798 елгы ярлыкаш грамотасы, Казан шәһәре чиркәүләренең 1725 елгы метрика кенәгәләре, XVII йөз псалтыре һәм башкалар бар.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасының Татарстан Республикасы Милли архивында гражданнарны кабул итүдә катнашуы турында мәгълүмат;

Татарстан Республикасы Милли архивында дәүләт хезмәтләр күрсәтү һәм документлардан файдалану буенча административ регламентларның үтәлүен тикшерү нәтиҗәләре;

  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның 2015 елдагы эш нәтиҗәләре;

  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның 2016 елга эш планы.   


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы вәкилләре Россиянең күренекле тарихчы-архивчысы Е. В. Старостинның тууына 80 ел тулуга багышланган  “XVIII–XXI гасырларда илебездә һәм чит илдә архив белеме: торышы һәм киләчәге” Халыкара фәнни конференциясендә катнаштылар. Конференция Россия дәүләт гуманитар университетының Тарих-архив институты һәм Россия тарихчы-архивчылар җәмгыяте тарафыннан оештырылган иде.

15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 7 декабреннән 11 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 431 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 199 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 172 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 292 архив белешмәсе әзерләнде.

14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә 2015 елның 14 декабрендә көндезге сәгать 12 дән кичке сәгать 8 гә кадәр дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан гражданнар Казан шәһәре, Кремль урамы, 2/6 йорт адресы буенча кабул ителәчәк.

Гражданнарны кабул итү шәхесне раслаучы документ (паспорт) нигезендә, “тере чират” тәртибендә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International