28 ноябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» конкурсының финалы узды. Оештырылган күргәзмәдә һәр гаилә үзләренең борынгы рецептлары буенча әзерләнгән милли ризыклары, кулдан эшләнгән һәм мирас буенча тапшырыла торган борынгы әйберләре белән таныштырды. Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
"Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон проекты хакындагы" мәсьәлә буенча "Түгәрәк өстәл"
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак
2020 елда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты республика тарихы һәм аның һәр кешесе өчен мөһим булган чаралар һәм конкурслар үткәрде
3 ноябрьдә конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге конкурсларда Татарстаннан барлык теләүчеләр дә катнашты. «Минем шәҗәрәм» генеалогик конкурсында 5 яшь төркеме һәм өстәмә номинацияләр буенча, шулай ук «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоконкурсында 40 тан артык татарстанлы җиңү яулады, алар бүләкләү тантанасына чакыру алды.
Быел Татарстан Республикасы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аның тарихи һәм мәдәни мирасын саклау максатыннан, архив фонды даими рәвештә икътисад, фән, сәнгатьне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең документлары, җиһазлары белән тулыланып тора. Шәхси документлар архивы бу яки теге тарихи барышның тулы картинасын торгызуда зур әһәмияткә ия.
2019 елда «Санкт-Петербургның үзәк дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивы» Санкт-Петербург дәүләт казна учреждениесе каршындагы Шәхси документлар белән эшләү буенча Төньяк-Көнбатыш федераль округы архив учреждениеләренең оештыру-методик үзәге программасы нигезендә шәхси фондлар буенча иң яхшы публикациягә Конкурс үткәрелде.
Профсоюзның Татарстан Республикасы оешмасы рәисе О. А. Калашникова «Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы» республика һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабында жюри составында катнашты.
Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, ил һәм туган як тарихын өйрәнү, туган як тарихына карата кызыксынуны саклау һәм үстерү, буыннар арасында элемтәләрне ныгытуда ярдәм итү һәм Татарстан Республикасы Архив фондын кыйммәтле тарихи чыганаклар белән тулыландыру, шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоальбомын булдыру максаты белән оештырылды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының эксперт-тикшерү методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды, анда А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт медицина академиясе, Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музее, Россия Федераль салым хезмәтенең 5 нче районара инспекциясе һәм Татарстан Республикасы муниципаль архивлары тарафыннан тәкъдим ителгән эш номенклатуралары, описьләр, архив һәм ЭК турындагы нигезләмәләр, архивларны туплау чыганаклары исемлегенә кертү турында белешмәләр каралды.