ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында эксперт-методик комиссиянең утырышы узды. Комиссия утырышында “Татарстан – Новый век” – “Татарстан – Яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәтенең даими сакланучы эшләр исемлеге, Татарстан Республикасы “Ватан” берләшмәсе” Региональ иҗтимагый яшьләр оешмасы фотодокументлары һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, актер һәм режиссер, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының элеккеге директоры Ф. Х. Хәбибуллинның шәхси фонды документларының тапшыру исемлеге каралды.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 24 ноябреннән 28 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 330 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 179 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 90 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 314 архив белешмәсе әзерләнде.


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татбашархивның 2014 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны бетерү максатыннан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә планлы тикшерү үткәрелде.


28
ноябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 28 ноябрендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 75 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм описьләре каралды, шулар арасында Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, ААҖ “Ак Барс” Банк һәм башка оешмаларның документлары бар.

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасының Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов Пермь крае архивчыларының “Ачык җәмгыятькә – ачык архивлар” дип исемләнгән Икенче форумында катнашты. Форумда архив документларын туплау, аларның исәпкә алынуларын hәм сакланышларын тәэмин итү, документлардан файдалану, архив оешмаларында заманча технологияләрне куллану кебек актуаль проблемалар турында фикер алышу булды.


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы директор урынбасары Нерозникова Н.Д. һәм Татарстан Республикасы Милли архивының архив технологияләрен автоматлаштыру бүлеге җитәкчесе Спирюхина Н.А. 18-19 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән «Информацион җәмгыятьтә документлар: идарәне норматив-методик документлар белән тәкъмин итү» XXI Халыкара фәнни-практик конференциядә катнашты.


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 17 ноябреннән 21 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 342 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 208 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 97 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 251 архив белешмәсе әзерләнде.


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында “тарих” белгечлеге буенча укучы III курс студентлары архив практикасын уза.


21
ноябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 20 ноябрендә Татбашархив каршындагы Фәнни-консультатив советның чираттагы утырышы узды.


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татбашархивның архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов Россия фәннәр академиясе Шәрык кулъязмалары институтында (Санкт-Петербург) булып кайтты. Институтта ул татар халкы тарихына караган XVI – XIХ гасыр чыганакларын – тарихи хезмәтләрне һәм документларны өйрәнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International