Региональ һәм муниципаль хакимият органнарының системалы эшчәнлеген һәм Россия Федерациясенең социаль-икътисади һәм инвестицион үсешенә юнәлдерелгән эффектив алымнарны гамәлгә ашыруларын яктырту максаты белән “РОССИЯ ТӨБӘКЛӘРЕ” дип аталган региональ икътисад һәм социаль өлкә тармакларының инвестицион потенциалы мәгълүмат базасы булдырыла (сайт: http://www.kremlinrus.ru).
2014 елның 10 ноябреннән 14 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 353 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 193 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 123 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 281 архив белешмәсе әзерләнде.
2013 елның 18 декабрендә узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясе карары нигезендә 2014 елның 13-17 ноябрендә Татбашархив тарафыннан Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивында комплекслы тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышында каралачак.
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының баш белгече Л. В. Хуҗиева 2014 елның 12 ноябрендә “Россиядә профсоюз хәрәкәтенең тарихи мирасын саклау, арттыру һәм популярлаштыру” дип аталган профсоюз музейлары җитәкчеләренең Бөтенроссия семинар-җыелышында “Профсоюз тарихы музее белән Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының профсоюз хәрәкәте тарихы буенча фәнни тикшеренү һәм мәгърифәтчелек эшендә үзара хезмәттәшлек итүе” исемле чыгышы белән катнашты.
2014 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Г. Х. Гыйльманов катнашты. Коллегиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасы Милли архивының уку залында Казахстан Республикасыннан кулланучылар эшләде.
Костанай өлкәсе дәүләт архивының документларны куллану һәм бастырып чыгару бүлеге җитәкчесе Говорова Ю.Н. Костанай өлкәсе тарихына караган документларны ачыклады, шулай ук сәүдәгәр Стахеев, Яушевларның XIX гасыр ахры – XX гасыр башында Кустанай (Тургайск) губернасында сәүдә эшләре турында өйрәнде.
2014 елның 5,7 ноябрендә Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 150 мөрәҗәгать кабул ителде.
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының баш белгече Э. Ф. Миңнуллина Казанның 122 нче гимназиясендә 2 нче “А” сыйныф укучыларына “Архив документларында Советлар Союзы геройлары” темасына батырлык дәресе уздырды.
Татбашархивның 2014 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде.
2014 елның 27 октябреннән 31 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 335 мөрәҗәгать кабул ителде.