ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 1, 2, 3, 4 ноябре һәм 6 ноябре ял һәм бәйрәм көннәре булганга Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына мөрәҗәгать итүчеләр 5 ноябрь көнне иртәнге сәгать 9 дан көндезге сәгать 1 гә кадәр кабул ителәчәк.


30 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли архивы туплау чыганагы булган оешмаларның архив мөдирләре белән «Татарстан Республикасында Архив фондының формалашуы, сакланышы: проблемалары һәм чишелеше» дигән темага киңәшмә семинар» үткәрде.

2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә Татарстан Республикасы Милли архив тарафыннан эзерләнгән «Казанская губерния в период Первой мировой войны» документлар һәм материаллар җыентыгы презентациясе үтте.


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан архивчылары “Исмәгыйль Гаспринский мирасы һәм төрки дөнья (фикри мирасының бүгенге заман таләпләре контекстында)” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Конференция 2014 елның 29 октябрендә «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казань» үзәгендә ачылды.


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татбашархивның архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов Мордовия Республикасы Үзәк дәүләт архивында булып кайтты.


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы 24 октябрьдә Чебоксар шәһәрендә узган «Беренче бөтендөнья сугышы Идел буе халыклары тарихында» төбәкара фәнни-практик конференциядә катнашты.

2014 елның 20 октябреннән 24 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 322 мөрәҗәгать кабул ителде.


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген билгеләнеп үтүче Бөтендөнья аудиовизуаль мирас көне уңае белән Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында Казан дәүләт энергетика университеты документ белеме кафедрасы студентлары өчен экскурсия уздырылды. Экскурсияне архив директоры С. Н. Горохов үткәрде.


24
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында эксперт-методик комиссиянең утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International