Татарстан Республикасының документаль мирасын популярлаштыру һәм үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү максатыннан «Татарстан Республикасы Архив хезмәте» сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге «Күргәзмәләр» бүлегенә Ватанны саклаучылар көненә багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.
Экспозициядә Совет хакимиятенең беренче елларында хәрби көчләрнең үсеш тарихын чагылдырган фотодокументлар тәкъдим ителә. Алар арасында Кызыл Армия командирлары, Азин дивизиясе гаскәриләре, 1918 елда Казанда булган беренче хәрби парадларның фоторәсемнәре.
Россия Федерациясе атказанган рәссамы, Россия Сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы, профессор Л. С. Хәсьянова Татарстан Республикасы Милли архивында сакланучы документларны өйрәнә. Ул иганәче, танылган рәсем сәнгате әсәрләрен җыючы, хосусый рәсем галереясенә нигез салучы И. Е. Цветковның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнә. Л. С. Хәсьянова бер улы рәссам булган атаклы Шәрык белгече О. М. Ковалевский гаиләсе тарихы белән дә кызыксына.
Шулай ук И. Х. Әюпова һәм Түбән Новгород өлкәсе Архив эшләре буенча комитет җитәкчелеге архивара хезмәттешлекне үстерү юллары турында фикер алыштылар.
2016 елның 8 февраленнән 12 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 465 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 246 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 148 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 353 архив белешмәсе әзерләнде.
Иртәнге сәгать 10 нан көндезге 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге вәкилләре тарафыннан пенсия законнары буенча аңлатмалар биреләчәк.
Ачык ишекләр көне турында тулырак мәгълүматны 279-41-39, 279-41-49 телефоннарыннан алырга мөмкин.2016 елның 15 февралендә Казан дәүләт медицина университетында профессор В. С. Груздевның тууына 150 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция кысаларында Татарстан Республикасы Милли архивы документлары күргәзмәсе узды. Экспозициядә Казан акушер-гинекологлар мәктәбенә нигез салучы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Викторин Сергеевич Груздевның эшчәнлеге белән бәйле документлар – аның формуляр исемлеге, фоторәсемнәр, галимнең хезмәтләре һ. б. тәкъдим ителде. Алар арасында – В. С. Груздевның 1927 елда Казан университетының медицина факультеты студентлары белән, 1909 елда Киевта һәм 1928 елда Мәскәүдә үткәрелгән акушерлар һәм гинекологлар корылтайларында катнашучылар белән төшкән фоторәсемнәр. Ул фотодокументлар архивка Казан дәүләт медицина университеты профессоры Л. А. Козлов тарафыннан бүләк итеп тапшырылды.