2024 елның 7 декабрендә республика башкарма хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын гавами билгеләү һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле буенча тавыш бирү тәмамлана.
2024 елның 18 октябрендә ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый советы утырышы булды. Утырыш республиканың архив тармагын 2030 елга кадәр үстерү стратегиясе турында фикер алышуга багышланган иде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "2036 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә архив эшен үстерү стратегиясен" иҗтимагый фикер алышу өчен бастырып чыгара.
2024 елның 12 сентябрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ базасында Казан шәһәренең сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм республиканың үзәк район хастаханәләре архивы өчен җаваплы затлар белән архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар узды.
2024 елның 22 августында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУдә архив эше мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу оештырылды.
22 августта Менделеевск муниципаль районында 2024 елның 1 яртыеллыгында муниципаль архивлар эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты (алга таба - ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты) коллегиясе утырышы узды.
Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү (функцияләр) порталы аша профилактик визит һәм консультация үткәрүгә язылу сервисы эшли башлады.
5 июльдә Лаеш муниципаль районында архив эше мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының архив учреждениеләре һәм оешмаларның архив хезмәтләре республика семинары узды.
2024 елның 20 маенда «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, муниципаль районнар (шәһәрләр) мәгариф идарәләре башлыклары һәм аларның мәгариф учреждениеләрендә эш алып бару һәм архив алып бару юнәлешен күзәтүче урынбасарлары катнашында «Мәгариф учреждениесе документларын архивта саклауны оештыру һәм камилләштерү» темасына ТР Дәүләт архивы коллегиясе утырышы узды.
13 майда капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда Әтнә муниципаль һәм ведомство архивлары бинасы ачылды.